САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – фасольле итсез аш

Сезгә фасольле итсез аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 2 литр; - фасоль - 1 стакан; - тәмләткечләр - 1 чәй калагы; - киптерелгән петрушка - 1 чәй калагы; - тоз, борыч - тәм буенча; - үсемлек мае - 1 аш калагы; -помидор - 1 данә; -...

Сезгә фасольле итсез аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- су - 2 литр;

- фасоль - 1 стакан;

- тәмләткечләр - 1 чәй калагы;

- киптерелгән петрушка - 1 чәй калагы;

- тоз, борыч - тәм буенча;

- үсемлек мае - 1 аш калагы;

-помидор - 1 данә;

- кишер - 1 данә;

-башлы суган - 1 баш.

Фасольне төнгә суда калдырабыз. Пешерәбез. Бу эшне аш пешерүгә бер көн кала да башкарырга була. Фасольнең күләме коры килеш исәпкә алынган.

Бик зур булмаган суганны ваклыйбыз. Кишерне эре итеп кырабыз. Яшелчәләрне үсемлек маенда бераз кыздырып алабыз.

Помидорны, кисәкләп, тышчасыз өстибез. Бутап, бөтенесен дә бераз утта тотабыз.

Тәмләткечләрне әзерлибез. Пешкән фасольгә су өстибез, кайнатабыз, кыздырылган яшелчәләрне һәм тәмләткечләрне шунда салабыз.

Кайнаган ашны 5 минут пешерәбез, сүндерәбез, бераз тотабыз яки шунда ук тәлинкәләргә салабыз.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев