САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңгедән вафли

Сезгә бәрәңгедән вафли рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 150 грамм; - он - 100 грамм; - тоз, ачы тартылган борыч - 1 чеметем; - рафинадланган үсемлек мае - 2 аш калагы; - бәрәңге - 400 грамм. Чи бәрәңгене вак кыргычта кырабыз...

Сезгә бәрәңгедән вафли рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык йомыркасы - 1 данә;

- каймак - 150 грамм;

- он - 100 грамм;

- тоз, ачы тартылган борыч - 1 чеметем;

- рафинадланган үсемлек мае - 2 аш калагы;

- бәрәңге - 400 грамм.

Чи бәрәңгене вак кыргычта кырабыз (эредә кырсак, пешеп бетмәскә мөмкин). Бераз сыгабыз.

Йомырка, он, каймак өстибез, тоз, борыч сибәбез.

Теләк буенча пресс аркылы чыгарылган вак туралган суган, укроп һәм сарымсак өстәргә була. Шуннан камыр чыга.

Вафлилар өчен форманы үсемлек мае белән сылыйбыз.

Формаларга камыр салабыз һәм 180-190 градуста 10 минут пешерәбез.

Йомшак вафлилар чыксын дисәгез, 15 минут тотыгыз. Вафлиларны формадан алгач, кире яклары белән пергаментка куеп, формасыз гына тагын 7-10 минут духовкада пешерәбез. Алсу кабык барлыкка килергә тиеш.

Барлыгы 45 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев