САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – алма һәм барбарис белән тавык (духовкасыз)

Сезгә алма һәм барбарис белән тавык (духовкасыз) рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык боты - 750 грамм; - тоз - 1 чәй калагы; - башлы суган - 1 данә; - алма - 2 данә; - су - 100 миллилитр; - барбарис - 2 чәй калагы; - бальзамлы соус -...

Сезгә алма һәм барбарис белән тавык (духовкасыз) рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык боты - 750 грамм;

- тоз - 1 чәй калагы;

- башлы суган - 1 данә;

- алма - 2 данә;

- су - 100 миллилитр;

- барбарис - 2 чәй калагы;

- бальзамлы соус - 1 чәй калагы.

Тавыкны алтын төскә кергәнче кыздырабыз. Тоз сибәбез.

Суган өстибез. 1-2 минут кыздырабыз.

Алма салабыз. 1-2 минутка калдырабыз һәм су өстибез. Әкрен утта 5 минут капкачсыз калдырабыз.

Барбарис өстибез һәм каплыйбыз (бөтенләй түгел). Тавык әзер булганчы 20-30 минут пешерәбез. Табынга бирер алдыннан бальзамлы соус сибәбез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев