САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә. Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа...

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә.
Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа да без бүген өмәгә чыгарга булдык. Коелган яфракларны җыеп, саргайган үләннәрне кисеп матурладык. Сүз дә юк, җыештырганнан соң бу урыннар гына түгел, күңелләр дә сафланып, җанга рәхәт булып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев