САРМАН
  • Рус Тат
  • Макарон тамак туйдырамы?

    .

    Бүген Бөтендөнья макарон көне билгеләп үтелә. Итальяннар төрле ризыклар әзерләү буенча популярлык казансалар да, алар кебек оста итеп макарон, ягъни паста әзерләүчеләр юктыр.
    Гәрчә Кытай да камыр ризыклары иленә дәгъва кыла. Макаронны, мөгаен, һәркем яратадыр. Аны сыр, томат, базилик, ит фаршы, тавык филесы, диңгез продуктлары кушып әзерләргә мөмкин. Бик күп төре булуы да сайлап алу өчен уңайлы. Вермишель, трубочка, ракушка, спираль, рожки, йолдыз, канат, тел, күбәләк, бантик, алфавит хәрефләре һәм башка бик күп формалардагылары ясала.

    Ә сез ниндиен яратасыз, дуслар?

     

    Альбина Сабирова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: