САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләйсән Шамиловага медаль тапшырылды

Сарман гимназиясендә “Искра” хокук бозуларны кисәтү һәм яшьармиячеләр отрядлары уңышлы эшләп килә. Алар мәктәп һәм район тормышында, район һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар.

Балаларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен шушы көннәрдә гимназия директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы Россия ДОСААФының “90 лет ДОСААФ” медале белән бүләкләнде. Олы бүләкне Ләйсән Хәнифовнага район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тапшырды. Бүләкләү тантанасында Чик буе хезмәте ветераннарының “Рубеж” патриотик берләшмәсенең Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасы вәкилләре Андрей Ткачев һәм Игорь Чеботарь һәм башкалар катнаштылар. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X