САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ләйсән" балалар бакчасына Яз кызы килгән

Әни – җирдә иң кирәкле кеше, Әниләрнең белик кадерен. Җил-давылдан саклап үстергән ул, Кызганмыйча бөтен гомерен. Кая барма, шунда әнкәй йөзе, Кая барма – әнкәй күңелдә. Бары әни генә синең өчен Җанын биреп яши гомергә.

Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Ул — һәрберебезгә якын, беренче сүз. Әни куллары — иң мәрхәмәтле, назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә.Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән. Еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан. Безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр.Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз.6 март көнне “Ләйсән”балалар бакчасы икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Лилия Хабибуллина , Регина Шаймуратова һәм музыка җитәкчесе Фаттахова Гөлфия балаларыбыз белән бергәләп “8 март “ бәйрәмен билгеләп үттек. “Яз кызы” (Шарипова Альбина ) бәйрәмебезгә килде. Балаларыбыз бик матур итеп шигырьләр сөйләп, биеп һәм җырлар җырлап үзләренең әниләрен,әбиләрен сөендерделәр . Һәм алар кечкенә генә бүләк ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев