САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ләшәү Тамакта волейбол ярышы үтте

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин призына Ләшәү Тамак мәктәбе спорт залында волейбол буенча ярышлар уздырылды.

Барлыгы 6 команда катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин, авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин сәламләделәр. Нәтиҗәдә Дүсем командасы беренчелекне яулады. Икенче урынны - Карамалы, өченчене аграр коллият командасы алды. Шулай ук район Башкарма комитеты, Җәлил бистәсе укучылары, мәгариф хезмәткәрләре командалары да катнаштылар. Җиңүчеләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Альфис Мөхәммәтгәрәев Кубок, дипломнар тапшырды. Авыл җирлеге башкарма комитеты спортчыларны кайнар аш белән сыйлауны оештырган иде. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте.

Альбина Сабирова язмасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев