САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ләшәү Тамакта көрәш буенча район Беренчелеге үтәчәк

16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтәчәк. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә үткәрелә. Ярышларның оештыручысы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү буенча җитәкчелекне район яшьләр эше, спорт һәм...

16 октябрьдә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында 1998 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Сарман муниципаль районының шәхси-команда Беренчелеге үтәчәк. Ул Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллинның истәлегенә үткәрелә.

Ярышларның оештыручысы - Нәркиз Мөхәммәтов. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү буенча җитәкчелекне район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башкара. Ярышларның төп хөкемдары - Илдар Кубиев. Иганәче Эдвард Төхбәтуллин булачак, ул әзерлек һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны каплаячак.

Авырлык категорияләре - 30, 36, 45, 55, 65 килограммга кадәр, 65 килограммнан күбрәк. Ике категориядә катнашу мөмкинлеге бар. Ярышларга килгәндә табиб белән расланган белешмә, паспорт яки туу турында таныклык һәм уку урыныннан белешмә булырга тиеш.

Призлы урыннар алган укучылар һәм командалар призлар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев