САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү Тамак мәктәбендә милли тәрбия һәм экология темасына багышланган чара узды

25 октябрь көнне Ләшәү Тамак мәктәбендә районыбызның директорлары җыелышы узды.

Укучылар һәм укытучылар килгән кунакларны бик җылы каршы алып, матур концерт номерлары күрсәттеләр. Әзерләнгән кичә милли тәрбия һәм экология темасына багышланган иде.Балалар бик тырышып татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, татар халык биюен башкардылар, татарларның XXгасыр тарихына багышланган кечкенә күренеш күрсәттеләр. Концерт номерларына балалар бакчасының нәниләре дә кушылдылар. Тәрбиячеләре Гөлнара  Шайдуллина  белән экологик видео күрсәттеләр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. 
Балалар да, кунаклар да татар телен онытмыйк, аны үстерик, өйрәник, милләтебезне саклап калыйк дигән фикердә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев