САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү Тамак балалары сөтнең каян килгәнен беләләр

.

“Матур җәйнең соңгы көннәре Ләшәү Тамак төп белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеменә йөрүчеләр өчен аеруча истәлекле, кызыклы булды. Кояшлы, бик эссе булган өчен түгел, андый көннәре белән җәй еш куандырды анысы. Балалар белән бергә файдалы һәм эчтәлекле сәяхәттә булып кайттык без. Берәр калага, истәлекле урынга, табигать кочагына сәяхәткә барганнар икән, дип уйласагыз да ялгышасыз. Без Ләшәү Тамак товарлыклы-сөтчелек фермасында булдык. Нәниләр белән терлекләрнең торакларын карадык, сыер саву аппаратларын күрдек, сөтнең нинди юллар үтеп, безнең өстәлләргә килүен ишеттек, күзәттек. Болар турында безгә бәйнә-бәйнә ферма мөдире Рамил Шәйдуллин сөйләде. Бер дә иренмичә, балаларга аңлаешлы итеп, алар яраткан сөтнең җиңел генә табылмавын ачып салды ул. Моның өчен терлекчеләр зур көч куялар, тырышып эшлиләр шул. Терлекчеләр генә түгел, игенчеләр дә ярдәмгә килә. Маллар чиста, коры торакларда яшәсен, туйганчы ашасын, дисәң, башкача булмый.
Балаларга яшь бозаулар янында булу аеруча ошады. Бозаулар да кунаклар килүгә каршы булмадылар, үзләрен иркәләргә сузылган кулларны җитез генә кытыршы телләре белән ялап та алдылар.
Татар халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, күпләп мал-туар, кош-корт асраган. Җирне, табигатебезне кадерләгән. Киләчәк буыннарда шушы сыйфатларыбыз саклансын, дисәк, бу турыда без бүген үк кайгыртырга тиешбез. Балачакта алган тәрбиянең көче бик зур аның”, - дип хәбәр итте Ләшәү-Тамак балалар бакчасы тәрбияче Гөлнара Шәйдуллина.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X