САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәктәбендә патриотик тәрбиягә зур әһәмият бирелә

Әлмәт мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирүгә бик зур игътибар бирәләр.

Шул уңайдан  мәктәптә патриотик темага багышланган класс сәгатьләре, спорт ярышлары оештырылды. Укучыларны иң кызыксындырганы – спорт ярышлары булды. Алар ике командага бүленеп, атна дәверендә үзләренең көчләрен сынаштылар. Атналык программа һәм укучыларның команда составы белдерүләр тактасына алдан ук эленеп куелды. Укучылар “Комета” һәм “Пламя” командаларына бүленеп ярыштылар. Бу ярышларда 2-9 нчы класс укучылары бик теләп һәм актив катнаштылар. Атна барышында укучыларыбыз футбол, баскетбол, шахмат, шашка, өстәл теннисы һәм бадминтон ярышларында көч сынаштылар. Атналыкның соңгы көнендә укучыларыбыз авылыбызның нәкъ уртасында, клуб каршында урнашкан сугыштан исән кайтмаган солдатлар истәлегенә багышлап салынган һәйкәлгә үз куллары белән ясалган венок салдылар. Аннан соң, кызыклы һәм үзенчәлекле итеп оештырылган уеннарда көч сынашуларын дәвам иттеләр. Быелгы “Аҗаган” уены бигрәк тә күңелле һәм үзенчәлекле итеп оештырылды, чөнки анда яңа уеннар кертелгән иде. Мәсәлән,“биатлон”, “төз атучы”, “команда белән бер чаңгыда ” дигән үзенчәлекле уеннар. Укучылар шулай ук “Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан стена газеталары чыгардылар. Уеннар бик мавыктыргыч булды, хәтта укучыларыбыз атна буе кәрәзле телефоннарын онытып, ярышларда актив катнаштылар. Бу чаралар укучылар өчен бик зур файда бирде: беренчедән, алар хәрби - патриотик тәрбия алдылар, икенчедән, спорт белән шөгелләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев