САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әлмәт мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кырлайга экскурсиягә бардылар

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Бу шигырь юллары яшенә дә, картына да таныш. Әйе, бу - безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре....

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Бу шигырь юллары яшенә дә, картына да таныш. Әйе, бу - безнең бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "И туган тел" шигыре. Һәр елны 26 апрельдә аның туган көнен бөтен татар дөньясы зурлап билгеләп үтә. Шул уңайдан безнең Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучылар белән төрле чаралар оештырдылар. Укучыларыбыз район күләмендә Тукай иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашалар һәм урыннар алалар.

Кичә без, укучылар һәм укытучылар, Кырлайга экскурсиягә бардык. Анда Тукай музеенда булдык. Музейда аның тормышы, иҗаты, мәхәббәт тарихы белән таныштык. Ул тоткан китаплар, үзе язган язмалар, газеталар белән таныштык. Сөекле шагыйребез йөргән сукмаклардан атлап, ул яшәгән нигезне күрү бәхетенә ирештек.

Укучылар Габдулла Тукай турында бик күп мәгълүмат белде. Кызганычка каршы, кечкенә Апушны ятимлек ачысы читләтеп үтмәгән. Ул бик яшьләй ятим калган. Сөекле шагыйребез дә якты дөнья белән бик яшьли саубуллашкан. Егерме алты ел гына гомер кичерүенә карамастан, ул татар халкының Бөек шагыйренә әверелә. Аның иҗаты - мәңгелек! Кырлайга бару безнең күбебезнең хыялы иде. Һәм бу хыял, ниһаять, тормышка ашты. Кырлай авылына сәяхәт итеп, Тукай эзләре буенча йөрдек. Музейның эчке һәм тышкы күренешенә, андагы скульптураларга сокландык.

Сөекле шагыйребез турында булган белемнәребезне тагын да камилләштердек. Музейга баруыбыз барыбыз өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды.

Лилия Галиева, Әлмәт мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев