САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Өлкәннәр дә кимен куймый

Күптән түгел район ветераннар клубында өлкәннәр арасында шахмат, шашка, дартс һәм бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Гомумән, соңгы елларда мондый ярышлар уздыру матур традициягә әйләнгән иде. Шахмат буенча беренче урыннарны Сарманнан Василий Дмитриев һәм Софья Әхмәдуллина яуладылар. Шашкада иң оста уйнаучы булып шулай ук В.Дмитриев һәм Мортыштамактан Галия Гәрәева танылдылар. Сарманнан...

Күптән түгел район ветераннар клубында өлкәннәр арасында шахмат, шашка, дартс һәм бильярд буенча ярышлар үткәрелде. Гомумән, соңгы елларда мондый ярышлар уздыру матур традициягә әйләнгән иде.
Шахмат буенча беренче урыннарны Сарманнан Василий Дмитриев һәм Софья Әхмәдуллина яуладылар. Шашкада иң оста уйнаучы булып шулай ук В.Дмитриев һәм Мортыштамактан Галия Гәрәева танылдылар. Сарманнан Равил Исмәгыйлов иң оста бильярд уйнаучы икәнлеген күрсәтте. Дартс буенча беренчелекләр күптән түгел генә үткәрелә башласалар да, спортның бу төрен дә үз итүче өлкәннәрнең аз булмавы ачыкланды. Бу уенда беренчелекне Сарманнан Роберт Хуҗин һәм Софья Әхмәдуллина яуладылар. Җиңүчеләргә район Пенсия фонды һәм район ветераннар советы әзерләгән бүләкләр тапшырылды.
23 нче октябрь көнне Алабуга шәһәрендә Пенсионерлар берлегенең региональ оешмасы шахмат, шашка буенча зона турниры үткәрде. Спортның бу төрләре буенча районда җиңү яулаучылар анда район данын якладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев