САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкән яшьтәгеләр аварияне күбрәк ясый

Быелның җиде аенда республика территориясендә 2935 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 359 кешенең гомере өзелде, 3875 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләренең саны - 5,6, һәлак булучыларның саны - 34 процентка, ә зыян күрүчеләрнеке 285 кә артыграк булды. Соңгы вакытларда өлкән яшьтәге шоферлар...

Быелның җиде аенда республика территориясендә 2935 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 359 кешенең гомере өзелде, 3875 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләренең саны - 5,6, һәлак булучыларның саны - 34 процентка, ә зыян күрүчеләрнеке 285 кә артыграк булды. Соңгы вакытларда өлкән яшьтәге шоферлар гаебе белән килеп чыгучы юл-транспорт фаҗигаләренең дә саны артты. Минзәлә районында Мәскәү-Уфа трассасында "Ока" машинасы белән идарә итүче 84 яшьлек машина йөртүче төп юлдан килүче "КамАЗ"га өстенлекне бирми һәм аның белән бәрелешә. Алган травмалардан "Ока" шоферы шунда ук үлә. Алексеевск районында юллар чатында "Нива" белән идарә итүче 74 яшьлек машина йөртүче йөк машинасына юл бирми. Нәтиҗәдә дүрт кешенең - "Нива" шоферы һәм аның өч пассажирының гомере өзелә. Бер пассажир тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Казан-Ульяновск трассасында "ВАЗ-2104" машинасы белән идарә итүче 80 яшьлек шофер тизлекне арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ" шоферы алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак була, ә пассажир төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
Дәүләт автоинспекциясе өлкән яшьтәге машина йөртүчеләрне руль артында бик сак булырга, уңай булмаган һава шартларында, шулай ук авырып торганда юлга чыкмаска, мөмкин кадәр туганнарының ярдәменә таянырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев