САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләкелеләр Минзәләне шаулаттылар

Аркан тартышу бәйгесендә безнең ләкелеләр зур җиңү яулаганнар.

Кичә Минзәлә районының Кадрәк авылында "Ызандашлар" этно-туристик проекты кысаларында Дуслык фестивале үтте. Аңа Ләке авылының "Игәнә" ансамбле дә чакырулы иде. Кыңгыраулы атлар җигеп, җыр-моң белән килеп җиткән районыбыз керәшеннәре Сарманыбызның данын горур якладылар. Төрле уеннарда катнашып, такмаклары, җырлары белән Май чабуга килүчеләргә бәйрәм рухы бүләк иткәннәр. Бәйрәм ахырында узган аркан тартышу бәйгесендә безнең ләкелеләр зур җиңү яулаганнар. 
- Театральләштерелгән тамаша һәркемгә ошады. Рәхәтләнеп күңел ачып, коймак белән сыйланып, ял итеп кайттык. Рәхмәт оештыручыларга, безне бәйрәмгә җибәргән район, авыл җирлеге җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диләр "Игәнә"леләр.

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев