САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр+ ВИДЕО

Ул быел бигрәк күңелле үтте. Бәйрәм “Иганә” фольклор ансамбле сәламе белән башланып китте.


 Кунаклар – “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле чыгышы бәйрәмдә катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде. Питрау - ул табигатьне олылау, аның нигъмәтләренә шөкерана кылу, матурлыкка мәдхия җырлау бәйрәме. Ул - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән һәр җирлегендә үткәрелә. 
- Ел да, Сабантуйларын уздыргач, без Питрау бәйрәмен сагынып көтеп алабыз. Ул - керәшен халкының барлык матурлыгын күрсәтә торган бәйрәм. Бәйрәмгә килгән кунакларга, оештыручыларга рәхмәт, күңелле яллар телим, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Питрауга килгәннәрне сәламләп. 
Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды бәйрәм, сәүдә нокталары эшләде. 
Бу хакта тулырак язманы газетабызның 18 июльдә чыгасы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев