САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләкедә башкарма комитет бинасына капиталь ремонт ясалды 

“Җирлекләрнең башкарма комитетлары биналарына капиталь ремонт” республика программасы нигезендә былтыр Иске Кәшер башкарма комитеты бинасы ремонтланган иде.

Быел Ләке авыл җирлегендә шундый күләмле эшләр башкарылды. Моның өчен республика казнасыннан 1 миллион 657 мең сум акча бүленеп бирелде. 
- Шушындый уңайлы шартларда эшләү мөмкинлеге биргән район башлыгы Фәрит Мөнәвировичка, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диде төзекләндерелгән бинаны ачу тантанасында җирлек башлыгы Лилия Шәрипова. 
Чыннан да, бинаның бүлмәләре уңайлы, эшләр өчен барлык шартлар да бар. Архив документларын саклар өчен, махсус бүлмә булуына да сөенәләр башкарма комитет хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев