САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләке мәктәбендә семинар үтте

Кичә Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча "Авыл мәктәбендә тәрбия юнәлеше буларак яшь буынга патриоик тәрбия бирү" дигән тема астында директор урынбасарлары семинары булды. Семинарда ачык сыйныф сәгатьләре, Валентина Такарликованың "Макаронная фантазия" исеме астында мастер-класс күрсәтелде. Кунаклар дәрестән тыш эшчәнлекнең торышына югары бәя бирделәр. Алар игътибарына "Ташый...

Кичә Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча "Авыл мәктәбендә тәрбия юнәлеше буларак яшь буынга патриоик тәрбия бирү" дигән тема астында директор урынбасарлары семинары булды.

Семинарда ачык сыйныф сәгатьләре, Валентина Такарликованың "Макаронная фантазия" исеме астында мастер-класс күрсәтелде.

Кунаклар дәрестән тыш эшчәнлекнең торышына югары бәя бирделәр. Алар игътибарына "Ташый күңел моңнары" исемле әдәби музыкаль композиция куелды. Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

Күптән түгел олы юбилейларын билгеләп үткән Г. Шакировага һәм Әлфия Комиссаровага, Пионериянең 95 еллыгы уңаеннан, яңадан пионер сафларына "кабул ителделәр". Аларга тантаналы рәвештә галстуклар тагылды.

Семинар эшлекле шартларда файдалы һәм кызыклы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев