Ләке балалары "Җырлы балачак илендә" уңышлы чыгыш ясадылар  +ВИДЕО
Мәдәният

Ләке балалары "Җырлы балачак илендә" уңышлы чыгыш ясадылар +ВИДЕО

Район мәдәният йортында "Җырлы балачак илендә" бәйгесенең гала-концертлары бара.

Кичә аларның беренчесе үтте. Концертта Ләке мәдәният йорты каршында эшләүче "Айбагыр" керәшен балалар ансамбле һәм "Гөлкәем" нәфис сүз студиясендә шөгыльләнүчеләр катнаштылар. "Айбагыр" бәйгенең "Фольклор ансамбль" номинациясендә җиңү яулап, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Румил Кустовский һәм Анастасия Аксакова "Конферанс" номинациясе дипломантлары булдылар.

Энҗимә Габдрәхимова.


Нет комментариев