Ләке балалар бакчасы “Безнең куллар тик тормыйлар” конкурсында катнашып беренче урынны алды

Ләке балалар бакчасында социаль-коммуникатив үсеше буенча база утырышы узды. Анда Краснова Галина танып- белү өлкәсендә ачык шөгыль күрсәтте. Балалар шөгыльдә бик актив булдылар, белемнәре тирән һәм ныклы, моның өчен Галина Николаевна барлык көчен куеп эшли. Ильдарханова Алсу Мортамак балалар бакчасы тәрбиячесе, эшлекле уен уздырды, Хаертдинова Гөлназ әти-әниләр белән эш тәҗрибәсе...

Ләке балалар бакчасында социаль-коммуникатив үсеше буенча база утырышы узды. Анда Краснова Галина танып- белү өлкәсендә ачык шөгыль күрсәтте. Балалар шөгыльдә бик актив булдылар, белемнәре тирән һәм ныклы, моның өчен Галина Николаевна барлык көчен куеп эшли. Ильдарханова Алсу Мортамак балалар бакчасы тәрбиячесе, эшлекле уен уздырды, Хаертдинова Гөлназ әти-әниләр белән эш тәҗрибәсе турында уртаклашты. Шулай ук ел башында "Безнең куллар тик тормыйлар" ( татар халык әкиятләре) буенча конкурс игълан ителгән иде, барлык әти-әниләрдә зур тырышлык күрсәткәннәр. Ләке балалар бакчасы беренче урынны, Рангазар - икенче, Мортамак- өченче булдылар. Ә калган балалар бакчалары актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр.Афәрин.

Сарман "Ләйсән"балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Шакирова Лилия .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде