САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Җәлилнефть» идәрәсе хезмәт коллективының җыелышы булды

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Җәлилнефть» идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы булды. Аның эшендә «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин катнаштылар. «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов 2017 елгы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Идарәнең...

Бүген Җәлил бистәсенең Мәдәният сараенда «Җәлилнефть» идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы булды. Аның эшендә «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Татнефть» җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин катнаштылар. «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов 2017 елгы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар турында чыгыш ясады. Идарәнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов коллектив килешүнең һәм хезмәт коллективының җыелышларында әйтелгән тәкъдимнәрнең үтәлешенә тукталды. Шулай ук идарә белгечләре Ришат Шәмсетдинов, Илья Федоров, Илшат Нигъмәтуллин, Дмитрий Макаров, Ирек Нәҗметдинов, Айрат Кәримов чыгышлары тыңланды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды. «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов үз чыгышында җәмгыять эшчәнлегенә тукталды, коллективны, иң алдынгыларның берсе дип атап, аңа тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Җыелышның карары кабул ителде, «Татнефть»җәмгыяте хезмәт коллективының 29 январьдә Әлмәт шәһәрендә узачак конференциясенә делегатлар сайланды. Ахырда бүләкләүләр булды.

Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев