САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Җәлилнефть» идарәсе биючеләре суперфиналга әзерләнәләр

«Җәлилнефть» идарәсенең сәнгать сөюче яшьләре командасы «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.

Эшләүче яшьләрнең бу фестивале республикада 2013 елдан бирле үткәрелә. Ул эшче яшьләрнең сәләтләрен ачу, аларның адаптация дәрәҗәсен күтәрү, эшче һәм инженер һөнәрләрен үстерүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне чишүгә булышлык итү, иҗтимагый башлангычларны күтәреп алу һәм җәелдерүне максат итеп куя.

Быелгы фестивальнең сайлап алу этаплары дүрт зонада үтте. «Җәлилнефть» идарәсенең иҗат коллективы аның «Бию юнәлеше» номинациясендә чыгыш ясады һәм икенче урынга лаек булды. Безнекеләрне фестивальнең Казанда узачак суперфиналы көтә. Райондашларыбыз анда да уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанабыз.

 

Энҗимә Габдрәхимова язмасы.

 

Мәдәният бүлеге фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев