САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилнең "Нефтяник" хоккей командасы Сочида Хыял лигасында уңышлы чыгыш ясады

3-10 май көннәрендә Җәлил бистәсенең "Нефтяник" командасы Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең финал этабында Сочи шәһәрендә булып кайтты. Анда алар Хыял лигасында (Лига Мечты) чыгыш ясадылар. Үзенең төркемендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң (мисал өчен, ХК Севастополь командасын җәлиллеләр 23:0 исәбе белән җиңделәр), 1/4 финалында "Нефтяник" Новокузнецкның "Регион 42"...

3-10 май көннәрендә Җәлил бистәсенең "Нефтяник" командасы Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең финал этабында Сочи шәһәрендә булып кайтты. Анда алар Хыял лигасында (Лига Мечты) чыгыш ясадылар. Үзенең төркемендә уңышлы чыгыш ясаганнан соң (мисал өчен, ХК Севастополь командасын җәлиллеләр 23:0 исәбе белән җиңделәр), 1/4 финалында "Нефтяник" Новокузнецкның "Регион 42" командасына 2:4 исәбе белән оттырды. 5-8 урыннар өчен турнирда безнекеләр Түбән Новгородның "Монолит" командасына 4:5 исәбе белән оттырдылар һәм җиденче урын өчен киеренке очрашуда Архангельскның "Планета" командасын 6:5 исәбе белән җиңделәр. "Нефтяник"ның капитаны Альберт Әкбәров әйткәнчә, "Җәлил дигән бистәс бар икәнен белделәр хәзер". Шулай ук ул: "Без сезон шундый озын булыр, Сочига ук барырбыз дип үзебез дә уйламадык. Бөтен физик көчләр дә, эмоцияләрдә Казанда "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" командасы белән уеннарда калдылар. Физик көчләр калмагач, үзеңе мотивацияләве дә авыр. Шулай да, җиденче урынны бик уңышлы дип саныйбыз. Киләсе сезонда, бу елның тәҗрибәсен кулланып, иң элек Сочига әзерлек алып барачакбыз", - диде.

Әйтеп үтәргә кирәк, Сочида берничә төрле лигада чит ил командалары да чыгыш ясадылар.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилнең "Нефтяник" командасы Һәвәскәрләр командалары арасында хоккей буенча Бөтенроссия фестиваленең финал этабына Сочига бара

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X