САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгына" нәтиҗә ясалды

Татар теле һәм әдәбиятына, халкыбызның тарихына, сәнгатенә һәм мәдәниятына багышланган айлык тәмамланды. Айлыкның соңгы атнасын без бөек шагыйребез истәлегенә багышладык. Ул "Тукай атналыгы" исеме астында узды. Атналык Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесеннән башланып китте. Бәйге җиңүчеләре бистәнең традицион Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау хокукын яуладылар. Шигырь бәйрәме 26 нчы апрель -...

Татар теле һәм әдәбиятына, халкыбызның тарихына, сәнгатенә һәм мәдәниятына багышланган айлык тәмамланды. Айлыкның соңгы атнасын без бөек шагыйребез истәлегенә багышладык. Ул "Тукай атналыгы" исеме астында узды.

Атналык Тукай шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесеннән башланып китте. Бәйге җиңүчеләре бистәнең традицион Шигырь бәйрәмендә чыгыш ясау хокукын яуладылар. Шигырь бәйрәме 26 нчы апрель - шагыйрьнең туган көне көнне үтте. Анда 2 нче "а" сыйныфы укучысы Масалимова Раяна, 5нче"б" дан Гарипова Альбина, 11 нче "б" дан Нургалиева Ландыш чыгышлары өчен Җиңүче дипломына лаек булдылар. 25 нче апрельдә бер төркем укучылар бистәнең Хезмәт Даны музеенда үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар һәм бик матур тәэсирләр белән кайттылар.

27 апрельдә бистәкүләм әдәби бәйге оештырылды. Анда мәктәпләрнең 8нче сыйныф укучыларыннан торган биш кешелек өч команда көч сынашты. Квест кагыйдәләре буенча командалар бистәнең төрле оешмаларында булып, татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, республикабызның географиясе буенча белемнәрен күрсәттеләр. Укучыларның эшен тикшерүдә Хезмәт Даны музее, Җәлил үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары Әнвәр Төхватуллин, Фәйрүзә Хәбибуллинаның өлеше искиткеч зур булды. Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучысы Ландыш Шәйдуллина инициативасы белән башланган эш әнә никадәр оешмада теләктәшлек тапты. Квестның масштабын тагын да киңәйтергә кирәк дигән фикер туды. Командалар бистә башлыгы Ленар Бадыйков имзалаган Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Татар халкының гореф-гадәтләрен бик яхшы белгән беренче мәктәп командасы -"Милли җанлы команда", Г.Тукай иҗаты буенча сорауларга тулы җаваплары белән икенче мәктәп командасы - "Иң әдәби команда", халкыбызның күңел җәүһәрләрен иң шәп белүче гимназия командасы - "Иң тапкыр команда" исеменә лаек булды. Чара тыл ветераны Илгизә апа белән очрашу белән төгәлләнде. Бүгенге матур тормышта яшәвебез, иркенләп белем ала алуыбыз, имин көнебез өчен без әнә шул буын вәкилләренә, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына бурычлы булуыбызны онытмаска тиешбез.

Атналык "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән чара белән төгәлләнде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гаскәрова кызы оештырды. Изге җомга көнендә шагыйрьнең якты истәлеген балалар китапханәсендәге чарада да искә алдылар. Анда Гөлнар Нуртдинова җитәкчелегендә укучылар катнашты.

Майның беренче атнасы безне "Татар җыры" фестивале белән сәламләде. Җиңүчеләрне бүләкләү әнә шул фестиваль кысаларында булды.

Ландыш Шәйдуллина, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай ае"ның өченче атнасы үтте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев