САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Лилия” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге-ярыш узды

23 февральдә Ватанны саклаучылар Көне, Россия армиясенең туган көне үтте. Безнең илдә бу көнне билгеләмәгән гаилә һәм тантаналы чаралар үткәрмәгән балалар бакчасы юктыр.

Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга  хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли. Бу чын ир — атлар -кыю, җитез, ышанычлы , шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк  малайлар бәйрәме.

Бәйрәм алдыннан 2020 елның 19 февралендә  «Лилия” балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек  һәм уртанчылар төркеме арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйге-ярыш  узды. Шатлык, күңел ачу, тантана белән балалар   бәйрәм кунаклары — тәрбияләнүчеләрнең әти-бабайлары белән бүлештеләр. 

Бәйрәм җыр һәм флажоклар белән биюдән башланды. Аннан соң  «Бөркетләр» һәм «Батырлар» командаларын сәламләү белән дәвам итте. Алга таба балалар әтиләре белән бергә бәйрәмдә үз көчләрен, җитезлекләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Кызыклы итеп сайланган биремнәр  балаларны да, әтиләрне дә битараф калдырмады. Балаларның күзләрен, аларның ярыш рухын һәм көндәшләрен күрү бик күңелле булды.  Барлык конкурслар тәмамлангач, жюри ярышлар нәтиҗәләрен исәпләп чыгарган арада, балалар шигырьләр сөйләделәр,җырлар яңгыраттылар.

Ватаныбызны  саклаучылар-безнең солдатлар, офицерлар, очучылар һәм диңгезчеләр. Безнең малайлар аларга ошарга : көчле, батыр һәм игелекле булырга телиләр. Безнең бурыч-балаларда патриотизм һәм үз Ватаныңа, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, - ди тәрбиячеләр Кадрия Газизова һәм Гөлназ Шәмиголова . Бәйрәм узды, һәм тирә-ягыбыздагы тынычлык бераз яктырак, якты һәм мәрхәмәтлерәк булды!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев