САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" дигән бәйрәм иртәсе булды

29 декабрь көнне "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" дигән бәйрәм иртәсе булды. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре бик иртә башланды. Иң беренче әти - әниләр комитеты тәгъдиме белән "Балалар бакчасы сиңа истәлеккә" дигән кул эшләре конкурсы игьлан ителде. Бу конкурска бөтен әти-әни,балалар бик теләп катнаштылар. Без узебезнең...

29 декабрь көнне "Лилия" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Могҗизалы Яңа ел" дигән бәйрәм иртәсе булды. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре бик иртә башланды. Иң беренче әти - әниләр комитеты тәгъдиме белән "Балалар бакчасы сиңа истәлеккә" дигән кул эшләре конкурсы игьлан ителде. Бу конкурска бөтен әти-әни,балалар бик теләп катнаштылар. Без узебезнең эниләребезнең уңганлыкларына тагын бер кат инандык.
Менә көтеп алган бәйрәм дә җитте. Иң матур күлмәкләрен кигән кызлар, ак күлмәкле җитди малайлар бәйрәмне башлап җибәрделәр. Алар янына кунакка Әтәч,Эт, Убырлы,Кыш бабай белән Кар кызы кунакка килде.Ә балалар үзләренең һөнәрләрен килгән кунакларга күрсәттеләр. Ләкин бу бәйрәм безнең өчен бераз моңсу да булды.Чөнки бу бакчада балаларыбызның соңгы Яңа еллары. Безнең балалар алга таба да бик күп бәйрәмнәрдә катнашырлар. Ләкин бу бәйрәм аларның күңелендә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев