САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия” балалар бакчасында “Иң яхшы җәйге мәйданчык” бәйгесе

Һәрбер бала - кечкенә эзләнүче, ул зур кызыксыну белән үзенең әйләнә-тирә дөньясын ача. Баланың шушы кызыксынуын сүндермәү, аның омтылышларын хуплап тору мөһим. Җәй көне балаларның күп вакыты саф һавада уза. Монда сәламәтлек саклау, танып белү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары тормышка ашырыла. Балалар уйный торган мәйданчык никадәр бай җиһазландырылса, баланың...

Һәрбер бала - кечкенә эзләнүче, ул зур кызыксыну белән үзенең әйләнә-тирә дөньясын ача. Баланың шушы кызыксынуын сүндермәү, аның омтылышларын хуплап тору мөһим.

Җәй көне балаларның күп вакыты саф һавада уза. Монда сәламәтлек саклау, танып белү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары тормышка ашырыла. Балалар уйный торган мәйданчык никадәр бай җиһазландырылса, баланың үсеше өчен файда шулкадәр күбрәк була. Бу җәйдә безнең "Лилия" балалар бакчасы төркемнәре арасында "Иң яхшы җәйге мәйданчык" бәйгесе игълан ителгән иде. Тәрбиячеләр мәйданчыкларын үз куллары белән балаларга уңайлы, файдалы, кызыклы итеп, күңел җылысын өстәп җиһазладылар. Балаларның мавыгып уйнаулары тәрбиячеләрне генә түгел, әти-әниләрне дә сөендерә.

"Лилия" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Хәсәншина Фирая Зәкәрия кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев