САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдән Рәис Кәлимуллин хатын-кызларга иң изге теләкләрен җиткерә

Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Ә сез, тормышыбыздагы кадерле булган әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләребез, кызларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл һәм кадерле. Шуңа күрә дә 8 март- илебездә иң якты һәм матур, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Сез, хатын-кызлар , хаклы рәвештә дәүләттә, җәмгыятьтә һәм гаиләдә иң мөһим урынны алып торасыз, шулай ук гаилә учагын сүндермичә саклап тотучы олы көч тә.

Кадерле хатын-кызлар, хөрмәтле сылу  хезмәттәшләребез, каләмдәшләребез! Сезгә, якыннарыгызга  ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Иҗтимагый файдалы эш сезгә канәгатьлек хисе һәм шатлык алып килсен. Барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын. Өйләрегездә, күңелләрегездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт һәм муллык хөкем итсен. Йөзләрегез һәрвакыт балкып торсын.

 

Рәис Кәлимуллин.

“Җәлил Чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев