САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдән Әнисә Минһаҗева Сабантуйга шигырь язган

Зур бәй­рәм ул Са­бан­туй "Са­бан­туй нин­ди бәй­рәм?" - дип Со­ра­са мин­нән бе­рәү, "Мәң­ге тө­сен җуй­мый тор­ган Бәй­рәм ул", - ди­сәм әгәр, Ял­гыш­ма­мын. Бу бәй­рәм­нең Ип­тә­ше һәм ише юк, Са­гы­нып, кө­теп ал­ма­ган Бер ге­нә дә ке­ше юк. Ул бәй­рәм - бәй­рәм­нәр­нең иң Зу­ры­сы­на әй­лән­гән, Дөнь­я­га си­бел­гән та­тар­ны Те­гәр­җеп­кә бәй­лә­гән. Са­бан­туй -...

Зур бәй­рәм ул Са­бан­туй

"Са­бан­туй нин­ди бәй­рәм?" - дип

Со­ра­са мин­нән бе­рәү,

"Мәң­ге тө­сен җуй­мый тор­ган

Бәй­рәм ул", - ди­сәм әгәр,

Ял­гыш­ма­мын. Бу бәй­рәм­нең

Ип­тә­ше һәм ише юк,

Са­гы­нып, кө­теп ал­ма­ган

Бер ге­нә дә ке­ше юк.

Ул бәй­рәм - бәй­рәм­нәр­нең иң

Зу­ры­сы­на әй­лән­гән,

Дөнь­я­га си­бел­гән та­тар­ны

Те­гәр­җеп­кә бәй­лә­гән.

Са­бан­туй - оч­ра­шу уры­ны

Ту­ган­нар һәм дус­лар­ның.

Исең ки­тәр дус­лы­гы­на

Та­тар­ның, урыс­лар­ның.

Көч­ле бул­саң, ба­тыр ка­лып,

Дә­рә­җә ка­за­на­сың.

Җи­ңел­сәң дә, хур­лык тү­гел,

Кул би­реп дус­ла­ша­сың.

Ала­сың, ме­неп кол­га­га,

Усал, чу­ар әтәч­не.

Чүл­мәк ва­та ал­ма­саң да,

Кү­тә­рә­сең тә­пәч­не.

Кап­чык бе­лән су­гы­ша­сың,

Ора­сың көн­дә­ше­ңә.

Ал­дан­рак бәр­сәң ге­нә,

Ыша­ныч - җи­ңә­се­ңә.

Бар ке­ше­нең кү­зе син­дә,

Би­е­сәң очып-очып.

Кар­шы­ңа бер егет чык­са,

Ала­сың аны ко­чып.

Ат­лар ки­лә бик ерак­тан,

Ял­ла­ры җил­дә туз­гый.

Ат ча­быш­ла­рын­нан баш­ка

Бер Са­бан­туй да уз­мый...

Ба­ла-ча­га, әби-ба­бай,

Бар ке­ше­гә дә бәй­рәм.

Ел­лык энер­гия җы­еп

Ка­ла ха­лык бу җәй­дән.

Әни­сә Мин­һа­җе­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев