САРМАН
  • Рус Тат
  • Җәлилдә "Язлар безгә Җиңү алып килде" исемле очрашу үтте

    Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Җәлил бистәсе китапханәсендә "Язлар безгә Җиңү алып килде" исеме астында сугыш ветераны Фәһимә Сәйфуллина, яшьлеге һәм балачагы сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераннары Гәүһәр Сөләйманова, Ләйсән Әмирова, Мөнәвәрә Кәлимуллина, Фәрзәнә Закирова, Мөнирә Шәяхмәтова, Фәния Хафизова, Гөлсем апалар белән очрашу булды. Килгән кунаклар балачак хатирәләрен яңартып,...

    Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Җәлил бистәсе китапханәсендә "Язлар безгә Җиңү алып килде" исеме астында сугыш ветераны Фәһимә Сәйфуллина, яшьлеге һәм балачагы сугыш елларына туры килгән хезмәт ветераннары Гәүһәр Сөләйманова, Ләйсән Әмирова, Мөнәвәрә Кәлимуллина, Фәрзәнә Закирова, Мөнирә Шәяхмәтова, Фәния Хафизова, Гөлсем апалар белән очрашу булды. Килгән кунаклар балачак хатирәләрен яңартып, сугыш китергән афәтләр турында ачынып сөйләделәр. Очрашу Мәдәният сарае хезмәткәре Нәвия Гатиятуллинаның моңлы җырлары, беренче санлы Җәлил мәктәбе укытучысы Фәнүзә Соловьеваның матур шигырьләре белән үрелеп барды. Ветераннарыбыз оештыручыларга рәхмәт белдереп, күңелләренә җылы хисләр алып таралыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: