САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә Наил Нуретдинов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үтте

16 но­ябрь­дә Җә­лил бистәсенең "Дебют" шах­мат клу­бын­да 15 ми­нут конт­роль ва­кыт бе­лән На­ил Ну­рет­ди­нов ис­тә­ле­ге­нә багышланган шах­мат ярыш­ла­ры үт­те. Ул На­ил Ну­рет­ди­нов­ны бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә алу­дан баш­ла­нып кит­те. Үз ис­тә­лек­лә­ре бе­лән Ис­ке Мин­зә­лә­баш ур­та мәк­тә­бе­нең фи­зи­ка һәм ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Иза­ил Зин­нә­тул­лин ур­так­лаш­ты. "На­ил мәк­тәп­тә гел "5"­ле бил­ге­лә­ре­нә ге­нә...

16 но­ябрь­дә Җә­лил бистәсенең "Дебют" шах­мат клу­бын­да 15 ми­нут конт­роль ва­кыт бе­лән На­ил Ну­рет­ди­нов ис­тә­ле­ге­нә багышланган шах­мат ярыш­ла­ры үт­те.

Ул На­ил Ну­рет­ди­нов­ны бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә алу­дан баш­ла­нып кит­те. Үз ис­тә­лек­лә­ре бе­лән Ис­ке Мин­зә­лә­баш ур­та мәк­тә­бе­нең фи­зи­ка һәм ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Иза­ил Зин­нә­тул­лин ур­так­лаш­ты. "На­ил мәк­тәп­тә гел "5"­ле бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укы­ды, ае­ру­ча фи­зи­ка, ма­те­ма­ти­ка фән­нә­рен ярат­ты. Мәк­тәп­не - ал­тын ме­даль­гә, инс­ти­тут­ны "Кы­зыл дип­лом"­га тә­мам­ла­ды. Бик тәр­би­я­ле, итә­гать­ле бул­ды", - ди­де ул.

На­ил­нең бер­ту­ган абый­сы Фра­из Ну­рет­ди­нов, эне­се­нең өл­кән­нәр­чә фи­кер йөр­түе, һәр нәр­сә­гә үз ка­ра­шы бу­луы ха­кын­да әйт­те. "Мин­нән ке­че бул­са да, эш­лек­ле, төп­ле ки­ңәш­лә­рен бир­де, шах­мат уй­нар­га ярат­ты, бик тә акыл­лы, тәр­би­я­ле, ин­саф­лы ике ул үс­тер­де", - дип, үзе­нең ха­ти­рә­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты.

Ярыш­ның баш судь­я­сы Ген­на­дий Зы­ков На­ил Иб­ра­һим улы­ның шах­мат бу­ен­ча I раз­ряд­лы спорт­чы бу­луы, ра­йон җы­ел­ма ко­ман­да­сы сос­та­вын­да күп тап­кыр­лар Та­тарс­тан чем­пи­о­на­тын­да чы­гыш ясап, авыл ко­ман­да­ла­ры шах­мат­чы­ла­ры ара­сын­да һәр­чак приз­лы урын­нар алуы ту­рын­да сөй­лә­де.

Ярыш­та, бе­рен­че класс уку­чы­сын­нан алып, өл­кән яшь­тә­ге ве­те­ран­га ка­дәр бар­лы­гы 36 шах­мат сө­ю­че кат­наш­ты. Бәй­ге 7 ка­те­го­рия бу­ен­ча үт­те.

Би­шен­че класс­ка ка­дәр бул­ган ба­ла­лар ара­сын­да, ма­лай­лар­дан - Җә­лил гим­на­зи­я­се­нең 3 нче класс уку­чы­сы Ро­ман Ха­фи­зов, кыз­лар­дан - Җә­лил икен­че ур­та мәк­тә­бе­нең 1 нче класс уку­чы­сы Ило­на Лит­фул­ли­на бе­рен­че урын­ны яу­ла­ды­лар. Үс­мер­ләр ара­сын­да гим­на­зи­я­нең 8 нче класс уку­чы­сы Рус­лан Нә­биул­лин бе­лән Җә­лил икен­че ур­та мәк­тә­бе­нең 7 нче класс уку­чы­сы Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва бе­рен­че бул­ды­лар.

Өл­кән­рәк­ләр ара­сын­да җи­ңү аг­рар көл­ли­ят уку­чы­сы Эн­җе Ху­рам­ши­на бе­лән Җә­лил икен­че ур­та мәк­тә­бен­нән Ра­мил Та­ли­бул­лин­да бул­ды.

Ве­те­ран­нар ара­сын­да озак ел­лар "Җә­лил­нефть" ида­рә­сен­дә эш­ләп ла­ек­лы ял­га чык­кан Вик­тор Буд­нев бе­рен­че­лек­не бир­мә­де.

Җи­ңү­че­ләр­нең һәр­кай­сы­на Мак­тау кә­газь­лә­ре, ак­ча­ла­та бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Ко­ман­да­лар да өлеш­сез кал­ма­ды. Алар­га да су­ве­нир­лар би­рел­де. Бәй­ге­нең аб­со­лют җи­ңү­че­се бу­лып Җә­лил яшүс­мер­ләр һәм спорт мәк­тә­бе уку­чы­сы Ре­на­та Сө­ләй­ма­но­ва та­ныл­ды. Ул бар­лык пар­ти­я­ләр­дә дә җи­ңеп чык­ты. Ахыр­да бар­лык кат­на­шу­чы­лар, кил­гән ку­нак­лар, әти-әни­ләр бер­гә­ләп чәй эч­тек.

"Тор­мы­шым­да мон­дый ма­тур бәй­рәм­нең бул­га­ны юк иде", - ди­де шун­да бер кат­на­шу­чы. Чын­нан да, оеш­ты­ру­чы­лар һәр­кем өчен зур бәй­рәм ясый ал­ды. Мо­ның өчен На­ил Ну­рет­ди­нов­ның ул­ла­ры Ри­нат бе­лән Ил­шат­ка ни­ләр те­лә­сәк тә аз ке­бек. Әти­лә­рен шу­лай ис­кә ал­ган­на­ры, аның исе­мен эз­ле итү­дә ты­ры­шып йө­рү­лә­ре өчен алар­га "а­фә­рин!" ди­я­се ки­лә.

Ра­мил Та­ли­бул­лин, тре­нер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев