САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә Дамир абыйга багышланган конференция үткәрелде

Бүген Җәлил поселогының икенче санлы урта мәктәбендә бөтен гомерен туган ягы Сарманга багышлаган якташыбыз – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Россия Федерациясе гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Конференциянең I турына республика мәктәпләре укучыларыннан 287 эш керсә, II турга аларның 131 е үтте. Мәртәбәле жюри 8 юнәлештә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. Эшләре иң яхшысы дип табылган укучыларга оештыручыларның Мактау кәгазьләре һәм Дамир Гарифуллинның китаплары тапшырылды. 
Конференция эшендә Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миннеголов, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Әнвәр Шәрипов, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар катнаштылар. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе сананарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев