САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил поселогы укучылары яңа паркка нигез салуда катнаштылар

Сарман районы хакимияте ярдәме, Җәлил поселогының беренче һәм икенче, шулай ук гимназия укучылары һәм укытучылары көче белән, һаваны чистарту һәм эфирлар белән туендыру, кешеләр ял итсен һәм якты уйлар белән яшәсен өчен, Яхшы-Каран авылы янында чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.

Бу хакта Җәлил бистәсенең бокс буенча балалар тренеры Ильяс абый Нуриев хәбәр итте. Үсентеләрне ул Саба районы питомнигыннан кайтарткан. Беренче мәктәпнең 8 нче В сыйныфы укучылары, җаваплылык тоеп, тырышып эшләделәр. Ильяс Нуриевның чакыруы буенча, беренче мәктәпнең элекке укучысы Рәмиз Рәфыйковның (Хәзер Азнакай шәһәрендә төзелеш-сәүдә үзәге җитәкчесе) агач утырту эшендә әйдаман булуы безгә горурлык хисләре өстәде. Чыршы һәм нарат үсентеләре үз урыннарын алды. Кем белә, бәлкем, киләчәктә бу урын – “Ильяс паркы” дип аталыр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X