САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил интернат-йортында якташлар очрашуы үткәрелде

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бүген, 1 декабрь көнне, ункөнлек кысаларында Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында якташлар очрашуы үткәрелде. Инвалидлар яшәгән җирлекләрдән җирлек башлыклары, ветераннар оешмалары рәисләре интернат-йортта булдылар, якташларының хәлләрен белештеләр, аларга күчтәнәч һәм бүләкләр, туган як, авылдашлары сәламнәрен җиткерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова,...

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бүген, 1 декабрь көнне, ункөнлек кысаларында Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында якташлар очрашуы үткәрелде. Инвалидлар яшәгән җирлекләрдән җирлек башлыклары, ветераннар оешмалары рәисләре интернат-йортта булдылар, якташларының хәлләрен белештеләр, аларга күчтәнәч һәм бүләкләр, туган як, авылдашлары сәламнәрен җиткерделәр.

Интернат-йортта яшәүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, интернат-йорт директоры Минзөлфия Сәлахова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева, биредә тәрбияләнүчеләрнең якташлары һәм башкалар сәламләде. Очрашу бәйрәм табыны артында үткәрелде уен-көлке, җыр белән аралаштырып алып барылды.

Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

фото һәм язма материалны Зөлфия Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев