САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил интернат- йортында очрашу үткәрелде

Билгеле булганча, 3 декабрьдә без Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез, ә 1-10 декабрь көннәрендә ул декада буларак уздырыла. Әлбәттә, бу көнне "бәйрәм көн" дип атау бик үк дөрес тә булмас. Ул, беренче чиратта, җәмәгатьчелекнең игътибарын мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына, аларның кешелек горурлыгын саклау, хокукларын, иминлекләрен яклауга юнәлтү өчен уздырыла....

Билгеле булганча, 3 декабрьдә без Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтәбез, ә 1-10 декабрь көннәрендә ул декада буларак уздырыла.

Әлбәттә, бу көнне "бәйрәм көн" дип атау бик үк дөрес тә булмас. Ул, беренче чиратта, җәмәгатьчелекнең игътибарын мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең проблемаларына, аларның кешелек горурлыгын саклау, хокукларын, иминлекләрен яклауга юнәлтү өчен уздырыла. Бу көнне һәркайда һәркем физик кимчелекле - ишетү, күрү, хәрәкәт итү, хезмәт мөмкинлекләре чикләнгән, гомумән, инвалидлыкка китерүче авырулары булган кешеләргә ярдәм кулын сузарга тырыша.

Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтүгә һәм инвалидлар декадасын тиешле югарылыкта уздыруга безнең районда да зур әһәмият бирелә. Кичә - 30 ноябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында бу уңайдан бәйрәм чарасы уздырылды..... Тулырак "Сарман" газетасының алдагы саныннан укыгыз.

фото һәм язма материалны Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев