САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлил балалары "Бәхет йолдызы”нда җиңделәр

20-22 ноябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Бәхет йолдызы” татар милли вокал сәнгатенең VIII Ачык республика фестивале узды.

Анда Яр Чаллы, Алабуга, Кукмара, Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Мөслим, Җәлил һәм башка шәһәр һәм поселоклар балалары катнаштылар.
7-10 яшьлекләр арасында икенче кечкенәләр төркемендә “Вокал-соло” номинациясендә М.Йөзлебаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе укучысы Регина Шиһапова – I, Лиона Вакуленко – II, Самир Зарипов, “Чәк-чәк” (Ислам Кадыйров һәм Гөлия Йөзлебаева) дуэты III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Рамазан Гарифуллин – I (җитәкчесе – Г.Хәбибуллина), Руфина Мәсәлимова (җитәкчесе – Л.Нуретдинова) I дәрәҗә дипломант булдылар.
“Вокал-ансамбль” номинациясендә кече төркемдә “Елмай” татар вокаль ансамбленә дә (җитәкчесе – Л.Нуретдинова) I дәрәҗә дипломант исеме бирелде.
“Вокал-соло” номинациясендә уртанчылар төркемендә Раяна Мәсәлимова III дәрәҗә лауреат, Айзилә Гәрәева – I дәрәҗә дипломант исемен алдылар.
“Вокаль ансамбль” номинациясендә уртанчылар төркемендә “Кәеф” татар вокаль ансамбле (җитәкчесе – Л.Нуретдинова) - I дәрәҗә лауреат, “Вокал-соло” номинациясендә зурлар төркемендә (14-18 яшь) Аделина Мөхәммәтҗанова (җитәкчесе – О.Шиһапова) I дәрәҗә дипломант исемен алдылар. “25 яшькә кадәрле зурлар” номинациясендә педагог Ләйсән Фәизова да I дәрәҗә лауреат исемен яулый алды.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев