САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Үлемемне төштә күрдем

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш, бистәбез табиблары Җәлилгә килеп, мине компьютер белән тикшереп, Казан табиблары ачыклаган 28 чирне дәвалаганнар. Һәм мин сәламәт, имеш. Шатлыгымнан невропатологның шәфкать туташын кочып алдым да, сөенә-сөенә, вальс биим. Ә ул мине кысып-кысып кочаклый, шуңа биеп булмый, имеш. Уянып китсәм, янымда - хәләлем....

Яңа елга каршы төндә бер төш күрдем. Имеш, бистәбез табиблары Җәлилгә килеп, мине компьютер белән тикшереп, Казан табиблары ачыклаган 28 чирне дәвалаганнар. Һәм мин сәламәт, имеш. Шатлыгымнан невропатологның шәфкать туташын кочып алдым да, сөенә-сөенә, вальс биим. Ә ул мине кысып-кысып кочаклый, шуңа биеп булмый, имеш. Уянып китсәм, янымда - хәләлем. "Нәрсә җүләр кеше кебек тыпырчынып ятасың, аякларымны типкәләп бетердең", - дип, аякларымны култык астына кыстырган да мине шелтәли. Ә мин һаман йокылы-уяулы ята бирәм. Аякларымны кочкан хатынымның җылысыннан йокымсырап киткәнмен һәм тагын төш күрәм. Үлгәнмен дә, шарт-шорт атып, салют биреп күмәләр, имеш... Бу төшне мин шигырь юлларына салдым.

Үлемемне төштә күрдем

Үз үлемемне төнлә төштә күрдем,
Чын булырмы, әллә юриме?
Әллә чыннан мине газраил
Алып китмәк булып йөриме?
Үз үлемемне шул төн төштә күрдем,
Имеш, ятам, кабер казыйлар.
Ләхете дә өлгереп җитәр,
Тик күралмый кала сабыйлар...
Өзгәләнәм - табут эчендә мин -
Нигә килми, - диеп, - фотограф?
Имеш, әле үзем үз көчемдә,
Язам үлемемә автограф.
Шалтыратам, имеш, телефоннан:
- Тизрәк төшерсеннәр фотога.
Фотограф Фазыл пенсиядә икән,
Килмәс инде, төшәм хафага...
Оныкларга фотом калмавына,
Күңел әрнеп ятам, шомланып.
Үлем таныклыгын китерделәр,
Хатын тора, имеш, моңланып.
Ләхет әзер, мине күтәрәләр,
Дус, дошманнар белән хушлашам;
Кичерәм, имеш, мине кичерәләр,
Кайтырсың, дип, гүрдә кышласаң...
Үлеп җитәлмәдем, уянып киттем,
Шабыр тиргә батып берзаман;
Эх, мин әйтәм, шөкер әле, исән,
Эшләр кала иде бит яман.
Язасым бар, барлыйсым бар әле
Элек язган шигырь, җырларны.
Болай булса, вакытым бик тар,
Күреп калыйм якты кырларны.
Уяндым да, киң урамга чыктым,
Яңа елның көндәй төнендә.
Төштә ничек үлеп ятмак кирәк,
Шундый матур бәйрәм өнемдә!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X