САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лагерьда ял иткән 12 бала өйләренә кайтудан баш тарткан

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге лагерьда ял иткән 12 бала үзләрен тәрбиягә алган гаиләгә кайтармауларын сораган

Аларның үз-үзләрен тотышы, кайбер ризыкларны бөтенләй ашамаувы лагерь тәрбиячесен сагайта һәм ул бу хакта күзәтчелек органнарына хәбәр иткән.

Тикшерә башлагач, балаларны опекага алган гаиләдә акылга сыймаслык хәлләр ачыкланган.

"Кызларның чәчләрен кырып алалар... Балаларның туклануы бик начар - суга пешкән ботка, ярмалар, макарон, шулпа урынына тозлы су... Юк кына хилафлык өчен дә таяк белән кыйныйлар. Опекун-әни елның 9 аенда балаларны лагерь-шифаханәләрдән кайтартмый", - дип яза балалар белән аралашканнан соң Димитровград шәһәре думасы депутаты Алексей Трифонов социаль челтәрләрдәге битендә.

Әлеге вакытта балаларны реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Тикшерү башланган.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев