САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышка "Анкл бенс" салаты

Әлеге салат хуҗабикәләр яратып әзерли торган лечо белән охшаш.

Салат өчен кирәкле ингредиентлар: 1 кг ташкабак, 300 грамм суган, 300 грамм кызыл борыч,
500 грамм помидор, 100 грамм томат пастасы, 100 мл сыек май, 100 мл 9% аш серкәсе (уксус) 
1 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан су.
 
Ташкабакны шакмаклап турыйбыз. Борычны, суганны озынчалап, помидорны блендерда әйләндерәбез яисә иттарткычтан чыгарабыз. Зур кәстрүлгә тоз, шикәр комы, май, томат пастасы һәм су салабыз һәм сүрән утка куябыз. Әлеге маринад кайный башлар алдыннан ташкабакны салабыз. Яхшылап болгатабыз һәм 20 минут кәстрүлнең өстен каплап пешерәбез. Аннан кызыл борыч һәм суган өстибез, 15 минут пешерәбез. Аннан помидор салабыз. Тагын 15 минут пешерәбез. Әзер салатка аш серкәсе өстибез. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев