САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кычыткан ашагыз, хәл кереп китәр

Язга без талчыгып, витаминнарга мохтаҗ булып чыгабыз. Организмыбызны витаминга баету өчен табигать инде үз нигъмәтләрен бирә башлады.

Шуларның берсе – кычыткан. Аннан күпләр щи пешерәләр. Аның өчен теләсә нинди шулпа бара. Шулпада бәрәңге, кишер, суган пешеп чыккач, яхшылап юылган кычытканны турап салырга һәм иң ахырда бер йомырка туглап салырга гына кирәк. Кычыткан белән йомыркадан ясалган салат та бик тәмле була. Моның өчен  150 г кычыткан яфрагын юалар һәм әйбәтләп пешеклиләр. Саркытып, турыйлар. Пешкән йомырка, тәменчә тоз, каймак салалар. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев