САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗГА КУКУРУЗ ОНЫННАН БЕЛЕН ПЕШЕРҮ ЫСУЛЫ

РЕЦЕПТ Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән сыйлана аласыз. Камыр өчен: 100 г кукуруз оны, 2 йомырка, 100 мл 10% лы сөт өсте (сливки), бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы шикәр оны. Кыздыру...

РЕЦЕПТ
Кукуруз онының файдасын барыбыз да беләбез. Ул пешекчеләр һәм кулинарлар тарафыннан гына түгел, диетологлар тарафыннан да мактала. Бүген искиткеч тәмле кукуруз коймаклары белән сыйлана аласыз.
Камыр өчен: 100 г кукуруз оны, 2 йомырка, 100 мл 10% лы сөт өсте (сливки), бер чеметем тоз, 1 чәй кашыгы шикәр оны.
Кыздыру өчен: үсемлек мае.
Эш барышы:
1. Савытка ике йомырка сытабыз, 100 мл сөт өсте, чәй кашыгы шикәр комы, тоз өстәп, күпертәбез.
2. Шул савытка иләктән иләп кукуруз оны салабыз. Камырны 30 минутка җылы урынга алып куябыз.
3. Табаны кыздырып, үсемлек мае тамызабыз. Шуңа камырны салып, һәр ягыннан ярты минут чамасы кыздырабыз.
4. Беленне каймак һәм җиләк белән бизибез.
https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев