САРМАН
  • Рус Тат
  • Күтәмәлелеләр - шаяннар һәм тапкырлар

    6 мартта Күтәмәле мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көненә шаяннар һәм тапкырлар клубы оештырылды.

    Чарада шулай ук мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре катнаштылар. Ул бик кызыклы булды һәм барысының да күңеленә хуш килде.

    Икенче көнне бәйрәм чаралары дәвам итте. 5-9 сыйныф укучыларының чираты җитте. Кызлар төрле ярышларда көч сынаштылар, аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Шулай ук кызлар шигырь сөйләүдә һәм бергәләшеп җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: