САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәле мәктәбендә әниләр бәйрәме үзенчәлекле үтте

Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә Әниләр бәйрәме үзенчәлекле үткән. - Бәйрәм, чыннан да, әниләр һәм әбиләр өчен көтелмәгәнчә һәм шаккатыргыч булды. Балалар бәйрәмне тәрбияче апалары Сираева Ландыш һәм кече тәрбияче Фәттахова Гөлнара үз куллары белән теккән татар кызлары, егетләре күлмәкләрен киеп башлап җибәрделәр. Бәйрәм буеннан-буена татар халык йолалары, гореф-гадәтләре...

Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә Әниләр бәйрәме үзенчәлекле үткән.

- Бәйрәм, чыннан да, әниләр һәм әбиләр өчен көтелмәгәнчә һәм шаккатыргыч булды. Балалар бәйрәмне тәрбияче апалары Сираева Ландыш һәм кече тәрбияче Фәттахова Гөлнара үз куллары белән теккән татар кызлары, егетләре күлмәкләрен киеп башлап җибәрделәр. Бәйрәм буеннан-буена татар халык йолалары, гореф-гадәтләре белән үрелеп барды. Балалар "Әбинең сандыгы"ннан чыккан йөзек белән йөзек салышлы уйнадылар, "Кулъяулык" биюен биеделәр, табышмаклар әйтештеләр, түбәтәй, калфак , чулпы һәм билбау турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Шул ук вакытта матур җырлар җырлап, эчтәлекле шигырьләр сөйләп, әниләр һәм әбиләрне бәйрәм белән котларга да онытмадылар. Бәйрәм ахырында үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып, безне бик тә сөендерделәр.

Бәйрәмнән без зур канәгатьлек һәм сөенеч белән таралдык. Бәйрәмгә килгән әни-әбиләр һәрберсе үзенең кечкенәсе өчен горурлык хисләре кичерде, - дип яза әти-әниләр исеменнән Миләүшә Фәйзрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев