САРМАН
  • Рус Тат
  • Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме узды

    22 декабрьдә Күтәмәле мәктәбендә Чыршы бәйрәме үтте.

    Кыш Бабай белән Кар кызы, 2019 елның символы – Дуңгыз һәм башка персонажлар балаларны бәйрәм белән котладылар. Балалар укытучылары һәм әти-әниләре белән бергә уеннарда катнаштылар, җыр-биюләр күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренеш куйдылар.

    Мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин шулай ук барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрикләде, алдынгы укучыларны билгеләп һәм бүләкләп үтте, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларга бүләкләр тапшырылды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: