САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күтәмәле авылында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм узды

29 сентябрь көнне Күтәмәле төп гомумбелем бирү мәктәбендә Күтәмәле һәм Яңа Имән авылларында яшәүче өлкәннәр өчен зур бәйрәм үткәрелде. Аңа сиксәннән артык өлкән кеше чакырылган иде. Аларның һәрберсе үзен бәйрәмнең олы кунагы итеп хис итте. Өлкәннәр өчен хөрмәтләү кичәсен Яңа Имән авыл җирлеге фермерлары - Күтәмәле авылында яшәүче Гөлсинә Хәкимова...

29 сентябрь көнне Күтәмәле төп гомумбелем бирү мәктәбендә Күтәмәле һәм Яңа Имән авылларында яшәүче өлкәннәр өчен зур бәйрәм үткәрелде. Аңа сиксәннән артык өлкән кеше чакырылган иде. Аларның һәрберсе үзен бәйрәмнең олы кунагы итеп хис итте. Өлкәннәр өчен хөрмәтләү кичәсен Яңа Имән авыл җирлеге фермерлары - Күтәмәле авылында яшәүче Гөлсинә Хәкимова белән Яңа Имән авылында яшәүче Алмаз Фаттахов оештырдылар.

Гөлсинә ханым, өлкәннәрне сәламләп, авыл тарихына, колхозның беренче рәисе Рәхмәтулла Гатауллин белән бәйле истәлекләргә тукталды. Бәйрәм кичәсе чыгышлар, матур теләкләр, җыр, бию, шаян сүз белән үрелеп барды. Өлкәннәр Гөлсинә Хәкимова кулы астында эшләүче пешекче кызлар әзерләгән берсеннән-берсе тәмле ризыклардан авыз итеп, Яр Чаллы шәһәреннән чакырылган артистлар башкаруында матур җырлар тыңлап, үзара гәпләшеп, аралашып, шатлык-сөенечләрен уртаклашып, борчу-мәшәкатьләрен бүлешеп иркенләп утырдылар. Бәйрәмдә зур хөрмәт белән авыл өчен күп эшләр башкарган авылдашыбыз - "Әлмәтнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев исеме аталды. Ветераннар Советы рәисе Гөлүсә Маликова өлкәннәрне яңалыклар белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Бәйрәм тантанасында авыл җирлеге башлыгы Илүс Вахитов катнашты. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш теләде, бәйрәмне оештыручы фермерлар А.Фаттахов белән Г. Хәкимовага ихлас рәхмәтен җиткерде.

Гөлүсә Шәрипова, Күтәмәле мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев