САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Кояшкай”га Нәүрүз килде

Балаларыбызны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан, район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасында “Нәүрүз” дип аталган күңел ачу чарасы булып үтте.

Балалар табигать турында шигырьләр сөйләделәр, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Үз вәкаләтләрен калдырырга теләмәгән Кыш бабайның бәйрәмгә килүе балаларны таң калдырды. Нәүрүзбикә һәм нәниләр Кыш бабай белән чын-чынлап көч сынаштылар: аркан тартыштылар, яз турында җырлар башкардылар, биеделәр. Ахырда Кыш бабай җиңелүен танып, Нәүрүзгә уңышлар теләп, үз патшалыгына таба юл алды. Бәйрәм кызыклы халык уеннары белән дәвам итте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев