САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Кояшкай"да балаларга сәнгать тәрбиясе бирәләр

1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше буенча балалар бакчасы эшчәнлеген камилләштерү" дигән темага район база мәйданчыгы утырышы булып узды.

Утырыш барышында рәсем һәм кисеп ябыштыру буенча традицион булмаган эш формаларын кулланып оештырылган белем бирү эшчәнлекләрен карау оештырылды. Аларны тәрбиячеләр Земфира Зыятдинова һәм Ландыш Гыйльфанова күрсәттеләр. Шәрләрәмә балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гыйниятуллина  фоамираныннан чәчәкләр ясау буенча «Гөлҗимеш» темасына мастер-класс үткәрде. Петровка Завод балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Вахитова «Иҗади шәхес формалаштыруда балалар бакчасының роле» темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Харисова  педагоглар белән «Бергә без көчле» дигән темага бик кызыклы психологик тренинг үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев