САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Контроль һәм исәп аша – сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә

Безнең тормышны электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның белән өзеклекләрсез һәм сыйфатлы тәэмин ителеш аңа сак караш һәм бу тармактагы законнарның үтәлешенә бәйле. Район электр челтәренең хезмәт күрсәтү группасы җитәкчесе Рамил Ширеев белән әңгәмәбез - шулар турында. - Әйе, барлык кулланучылар да электр энергиясеннән тиешенчә файдалансыннар өчен...

Безнең тормышны электр энергиясеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Аның белән
өзеклекләрсез һәм сыйфатлы тәэмин ителеш аңа сак караш һәм бу тармактагы законнарның үтәлешенә бәйле. Район электр челтәренең
хезмәт күрсәтү группасы җитәкчесе Рамил
Ширеев белән әңгәмәбез - шулар турында.
- Әйе, барлык кулланучылар да электр энергиясеннән тиешенчә файдалансыннар өчен бу өлкәдәге законнарның үтәлүе кирәк. Шуңа күрә без бүген иң мөһим ресурсларның берсе булган электр энергиясен куллануга тиешле контроль үткәрергә һәм аны куллануның исәбен алып барырга бурычлыбыз.
- Рамил Рәисович, электр челтәре хезмәткәрләре әледән-әле исәпләү приборларының күрсәткечләрен алып йөриләр. Бу шул законнарның үтәлешен тәэмин итү максатыннан башкарыламы?
- 2009 нчы елның 27 нче ноябрендә гамәлгә кергән 261 нче Федераль закон нигезендә, объектларга ялганган барлык энергетик ресурслар исәпләү приборлары куелганга кадәр дә, шулай ук приборларның эксплуатация срогы чыккан очракларда да аларны куллану күләмен билгеләү ысуллары ярдәмендә исәпләнергә тиеш. Һәм бу күләмне билгеләү алымнарының электр энергиясен кулланучыларның исәпләү приборларыннан файдалануларын стимуллаштыруы мөһим. РФ Хөкүмәтенең "Электр энергиясен ваклап сату базарлары эшчәнлеге, электр энергиясен куллануны тулысынча һәм (яки) өлешчә чикләү турында"гы 442 нче карарында (04.05.2012) әлеге исәпләү алымының кайсы очракларда һәм ничек башкарылуы аңлатыла. Карар нигезендә, челтәр компаниясе хезмәткәрләре исәпләү приборларының күрсәткечләрен алуны айга бер тапкырдан да артык булмаган ешлыкта башкаралар. Электр энергиясеннән законсыз файдаланучылар, иртәме-соңмы, барыбер ачыкланалар, һәм бу очракта күпкә артыграк та түләргә туры килә.
- Сер түгел, электр линиясенә үз белдекләре белән ялганучылар да бар.
- Электр бик сак эш итүне сорый. Бу адымның исә янгыннарга, имгәнүләргә, хәтта үлемгә китерүе ихтимал. Ул намуслы кулланучыларны электр белән сыйфатлы тәэмин итүгә дә комачаулый. Андый очраклар билгеле булса, 2-47-98, 2-53-84 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.
- Тикшерүче нинди очракларда акт төзи ала?
- Әгәр исәпләү приборы төзек булмаса (кулланучы зыян салмаган, тик төзексезлек турында хәбәр итмәгән), күрә торып зыян салса, ялгау схемасы үзгәртелсә, исәпләү приборыннан тыш электр җиһазлары ялгаса, пломбасын өзсә, "Татэнергосбыт" тарафыннан әҗәт өчен өзелгән очракта, линиягә үз белдеге белән ялганса. Намуссыз эшмәкәрләрнең торак йортларга ялганып, электр энергиясен урлау очраклары да булгалый. Шулай ук "әйбәт" күршеләр дә мондый бурлыкка баргалый. Гомуми куллану урыннары өчен (ОДН) зур күләмдә счетлар килсә, бу шуны аңлата. Бу, артык түләүдән тыш, электр челтәрендә артык көчәнешкә һәм утның автоматик рәвештә өзелүенә яки көнкүреш приборларының янып чыгуына да китерергә мөмкин. Шулай булгач, мондый бурларга каршы көрәшү электр белән ышанычлы һәм сыйфатлы тәэмин ителүебезнең нигезе дә булып тора.
22 нче декабрь - Энергетиклар көне. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете, имин тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев