САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Конкурс тату сыйныф серләрен ачарга булышты

Бер-береңне төрле вакытта яклый белү, иптәшләреңә ярдәм итү, терәк булу һәм башка шундый сыйфатлар - тату сыйныф билгеләредер. Һәм инде, әлбәттә, ата-аналар да мәктәптә сыйныфта барган чаралар белән танышып, хәбәрдар булып торсалар, каршылыклы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итсәләр, сыйныфның татулыгы ныгый гына бара.

Ел саен уза торган «Тату сыйныф серләре” конкурсы нәкъ менә шушы сыйфатларны дәлилләүне таләп итә дә инде.
Конкурс районда беренче мәртәбә генә үтми. Быел анда 9 мәктәпнең әти-әниләр комитетлары катнашырга теләк белдерде. Конкурс үткән Сарман гимназиясендә алар кул эшләре күргәзмәсе ясаганнар. Иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар, кубоклар – һәммәсе дә сыйныф тормышы турында сөйли. Зәвык белән ясалган экспонатлар әти-әниләрнең мавыгулары күп төрле булуын күрсәтте.
Икенче этап визит карточкалары күрсәтү иде. Ул башланыр алдыннан кунаклар һәм җанатарларны мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин сәламләде. Катнашучылар “Безнең күңелле, тату сыйныф” дигән исем астында визит карточкаларын күрсәттеләр. Бу ярышта укучылар гына түгел, әти-әниләр дә үзләренең актив икәнлекләрен дәлилләделәр.
Командалар эштә үз юнәлешләрен тәкъдим иттеләр. Алар мәктәп һәм гаиләнең үзара эшчәнлеге хакында сөйләүләр генә кайтып калмады, чыгышлар биюләр, җырлар, сәхнәләштерелгән тамашалар белән үрелеп барды. Зал конкурсантларның үзенчәлекле табышларын җылы кабул итте.
Әти-әниләр һәм аларның балалары визит карточкасыннан тыш сайлаган тема буенча видеороликлар белән бергә проектларын да якладылар. Һәр мәктәп үзенә якын булган юнәлешне ачты. Алар арасында хезмәт тәрбиясе, сәламәт яшәү рәвеше, профориентация эше, гражданлык эше, укучыларны социальләштерү кебек темалар яктыртылды.
Чыгыш ясаучыларның һәр эшен компетенлы жюри билгеләп барды. Нәтиҗәдә Җәлил гимназиясе җиңүче булып танылды. Сарман гимназиясе белән Җәлилнең 2 нче санлы мәктәбе призерлар булдылар. Зур Нөркәй урта мәктәбе – “Иң күңелле класс” номинациясендә, Петровка урта мәктәбе – “Иң креатив класс” номинациясендә, Саклаубаш урта мәктәбе – “Иң артистларча класс” номинациясендә, Сарман урта мәктәбе – “Иң үрнәк класс” номинациясендә, Иске Кәшер урта мәктәбе “Иң иҗади класс” номинациясендә билгеләп үтелде. Быел 11 еллык мәктәпләр белән бергә үз көчен Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбе дә сынады. Ул “Иң оригиналь класс” номинациясен алды.
Җәлил гимназиясе командасын җитди әзерлек көтә: алар республика конкурсының зона этабында район данын яклаячаклар.
Гөләндәм Хәлиуллина,
мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев